Узган атнада шәһәр-районда тагын биш кеше мошенниклар ятьмәсенә эләккән.
14 августта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Билгесез кеше аңа инвестицияләрдә акча эшләү юлы тәкъдим итеп, 2380000 мең сум акчасын урлаган. Зыян күрүче хатын-кыз, акча эшлим дип, әлеге сумманы берничә банктан кредитка алган, әле үзенең булган акчасын да өстәп, билгесез счетка күчергән.
Шул ук көнне бүлеккә 62 яшьлек хатын-кыздан да гариза керә. Аңа «Whats App» мессенджеры аша берәү таныш кеше исеменнән номерымны үзгәрттем дип яза һәм акча сорый. Әлеге хатын-кыз бу хәбәрне тикшереп тормыйча, 30 мең сум акчасын мошенникларга биргән.
Ә 39 яшьлек хатын-кыз, мошенниклык гамәлләреннән сакланам дип, 1100000 сум акчасыннан колак каккан.
Тагын бер хатын-кыз инвестицияләрдә акча эшлим 59864 сум акчасын «югалткан».
54 яшьлек ир-ат «Авито» бушлай белдерүләр сайтында коллекцион акчалар сатам дип, 9000 сум акчасын билгесез счетка күчергән.
«Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Нет комментариев