Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
19-25 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 110 хәбәр һәм гариза кергән.
Аның 1есе –урлашу, 2есе - компьютер мәгълүматларына законсыз керү очрагы.
Бу чорда шәһәр-районда 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 49 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган. “Аларга карата административ эш кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев