Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бер атнада алкоголь кулланып руль артына утырган алты кеше тоткарланган

14 — 20 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 148 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның 3се — урлашу, 4се — кыйнау, 5се — мошенниклык очрагы.

Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның өчесендә кешеләр сәламәтлегенә зыян килгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган алты машина йөртүче тоткарланган. 35 яшьлек Зәй кешесе исерткеч эччемлекләр кулланып транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булса да, яңадан  шул хәлдә руль артына утырган. Аңа карата хәзер җинаять  эше кузгатылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев