Зәйдә балалар катнашында Олимпия көнен билгеләп үттеләр
Яңалыклар

Зәйдә балалар катнашында Олимпия көнен билгеләп үттеләр

23 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара Олимпия көнендә, Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Олимпия калейдоскобы» дип исемләнгән спорт-танып белү бәйрәме уздырылды.

Олимпия уеннары  – ул халыклар дуслыгын,  бердәмлеген үстерүгә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышлана. Китапханәдә узган бәйрәмдә катнашкан шәһәрнең 4нче  мәктәбе  «Гагаринец» мәктәп яны лагере балаларына да әлеге кыйммәтләр турында сөйләделәр, спорт уеннары оештырылды. 

  “Олимпиада программасы бай булды, анда  йөгерү, кыршау киеп билгеле араны үтү, аркан тартышу  бәйгеләре үтте. Бу балаларга үзләренең спорт осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм җиңү теләге катнашучыларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә берни дә сизмәделәр. Балалар һәр конкурста беренче булырга омтылдылар. Уен мәйданчыгында шатлык, көлү һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Бу спорт һәм сәламәтлек бәйрәме балаларга актив вакыт уздырырга гына түгел, ә Олимпия уеннары турында күбрәк белергә, физик әзерлекне яхшыртырга һәм иптәшлек хисен үстерергә дә ярдәм итте.

фотолар үзәк китапханәдән


Нет комментариев