Зәй шәһәренең «Салават күпере» балалар бакчасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гаять җылы, якты һәм бик мөһим чара узды.
Балаларга чын бәйрәм бүләк итәр өчен бакчага кунакка «Игелек үзәге» волонтерлары килде. Очрашу әкияти форматта килеп чыкты. Волонтёрлар зур курчак киемнәрендә балалар өчен күңелле бәйгеләр, биюләр һәм дәртле уеннар оештырды. Зал балалар көлүеннән, шатлыгыннан гөрләп торды.
Иң дулкынландыргыч мизгел исә «Игелек савыты» акциясенә йомгак ясау булды. Балалар, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләр йорт хайваннарын вакытлыча тоту үзәге өчен ярдәмне озаклап һәм тырышып җыйдылар. Нәтиҗәдә, волонтерларга иң кирәкле әйберләр белән тулы тартмалар тапшырдылар. Мондый кайгырту аркасында үзәкнең йонлы тәрбияләнүчеләре кирәкле әйберләрне генә түгел, ә кешеләрнең җылы мөнәсәбәтен дә алачак. Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелекне кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк һәм бүген «Салават күпере» тәрбияләнүчеләренә әнә шундый мөһим дәреснең бер өлеше булды.
- фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев