Зәйдә “Автоледи-2023” бәйгесе узачак
Яңалыклар

Зәйдә “Автоледи-2023” бәйгесе узачак

Чара 21 июльдә оештырылачак.

Машина йөртү осталыгын арттыру, авариясез йөртү, юл-транспорт һәлакәтләрен, куркынычсызлык һәм техник грамоталылык нигезләрен профилактикалау, хатын-кыз йөртүчене — үз эшенең остасын ачыклау максатыннан Зәй дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл куркынычсызлыгы» бюджет дәүләт учреждениесенең Зәй бүлеге, яшьләр эшләре идарәсе барлык теләүче машина йөртүче хатын-кызларны конкурста катнашырга чакыралар.

Бәйге 21 июльдә иртәнге сәгать 9да Зәй политехник колледжы территориясендә узачак. «Автоледи-2023» конкурсында катнашу өчен 8(85558) 7-52-84 телефон номеры яки zainskudm@mail. ru электрон почтасы буенча гариза бирергә була.

Фото «Зәй офыклары» архивыннан.


Нет комментариев