Зәйдә «Армиягә чакырылучылар көне» узды
Яңалыклар

Зәйдә «Армиягә чакырылучылар көне» узды

Быелгы көзге чакырылышта 50ләп Зәй егете Россия армиясе сафларын тулыландырачак.

Хәрби хезмәткә чакыру барган көннәрдә «Армиягә чакырылучылар көне» үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге чара соңгы вакытта политехник колледжда уздырыла. Нәкъ менә Зәйдән армия сафларына китүчеләрның күбесе — колледжда белем алган егетләр. Чөнки әлеге уку йортында егетләрне армиягә әзерләү буенча эш җитди куелган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев та чыгышында искәртте.

— Бүгенге көндә илебезнең батыр уллары илебез иминлеге сагында торып, махсус хәрби операциядә катнашалар. Алар арасында политехник көллияттә белем алган яшьләребез дә бар. Политехник көллияттән һәрвакыт хәрби хезмәткә югары дәрәҗәдә әзерлекле егетләр армия сафларына китә. Биредә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Сезгә зур ышаныч-өметләр баглыйбыз. Армиягә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Бер ел хәрби хезмәт ул олы тормышка зур адым булачак, — диде Эмиль Эдуардович чыгышында.

Быелгы көзге чакырылышта Зәйдән 50ләп егет Ватан алдында бурычын үтәргә китәчәк.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов армиядә хезмәт итү — һәр ир-атның мактаулы бурычы, дип, егетләргә киңәшләрен бирде.

-Агымдагы көзге чакырылышта хәрби хезмәт буенча әллә ни үзгәрешләр юк. Егетләр шулай ук бер ел хезмәт итәчәк. Тик хәрби хезмәткә чакырылу яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр артты. Хезмәт итүдән куркырга кирәкми. Язгы чакырылыштан чик буе гаскәрләренә ала башладылар. Чик сакчысы булырга хыялланган егетләр өчен менә дигән мөмкинлек бу, — дип мөрәҗәгать итте Айрат Фоатович егетләргә.

Чарада махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егете дә катнашты. Яралану сәбәпле, ул бу көннәрдә тернәкләндерү курслары уза. Әлеге егет тә Зәй политехник колледжында белем алган.

-Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсәм дә, ил өчен авыр вакытта читтә кала алмадым, контракт төзеп, ил сагына бастым. Хәрби хезмәттән курыкмагыз! Алга, җиңүләргә барыгыз! — диде ул.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга Иске Зәй мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев та теләкләрен җиткерделәр. Чараны патриотик җырлар бизәде.

Чара «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проектының кысаларында узды.


Нет комментариев