Зәй заводында экологияне саклау буенча уникаль проект кысаларында тагын бер җайланма урнаштырылды
Бүген Зәйнең «Техно» заводында атмосферага чыгарылучы һаваны чистарту буенча урнаштырылган тагын бер яңа линияне эшләтеп җибәрү тантанасы үтте.
Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, аны саклау һәрберебездән тора. Зәй шәһәре эре җитештерү предприятиеләре урнашкан кала, шуңа да биредә җитештерү калдыкларының табигатькә чыгарылып, әйләнә-тирә мохиткә зыян салынмавына зур игътибар бирелә, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары эзләнә. Мәсәлән, «ТЕХНО» заводын һавага чыгучы газларны чистарту линияләре белән тәэмин итү шуның ачык мисалы. Бүген заводта әлеге линиянең икенче чиратын кулланылышка җибәрү чарасы үтте. Махсус җайланманы эшләтеп җибәрү тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Николай Нефедов, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе, республика хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, Роспотребнадзорның Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин һәм башка кунаклар, район җитәкчеләре катнашты.
«Заводта эшләүчеләр, Зәй халкы саулыгы өчен мөһим булган бу җиһазларны урнаштырып, эшләтеп җибәрү бик мөһим. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклавыгыз өчен рәхмәт!», — диде Разиф Кәримов завод җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
Зәйнең «ТЕХНО» заводында экологияне саклау максатында масштаблы уникаль проектны гамәлгә ашыру инде берничә ел элек башланды. Ә узган елның мартында, җитештерү барышында барлыкка килгән газларны яндырып бетерү җиһазы заводның 2нче санлы җитештерү линиясендә урнаштырылган иде.
— Безнең заводта экологияне саклау, кешеләр саулыгын кайгырту мөһим юнәлешләрнең берсе. Газларны яндырып бетереп һавага чыгару җайланмасын урнаштыру мондый эре предприятиеләр арасында беренче булып нәкъ менә безнең «Техно заводы» ҖЧШ филиалында гамәлгә ашырылды. Әлеге җайланма җитештерү калдыклары булган газларны фенол, формальдегид һәм аммиактан аралый, аларның һавага таралуына юл куймый, — ди «Техно заводы» генераль директоры Андрей Мамонтов.
Хәзер инде менә газларны яндырып бетереп чыгару җайланмасы заводның 1нче санлы җитештерү линиясенә урнаштырылган. Завод җитештерү күләме буенча эре Европа предприятиеләреннән калышмый, хәзер исә биредә элек чит илләрдән кертелүче кайбер төзелеш материаллары да эшләнә һәм әйтергә кирәк продукция Европа стандартларына җавап бирә. Шуңа да аның заманча чистарту җанланмалары белән җиһазландырылуы бик мөһим.
Роспотребнадзор белгечләре инде заводтан атмосферага чыгарылучы һаваны үлчәп караганнар, монда зыянлы матдәләрнең бөтенләй булмавы ачыкланган, бу исә сулар һавабызның саф булуы турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев