Зәй хәрбие «Уймак кыз» бакчасы балаларына хатлары өчен рәхмәт әйтә
Бу көннәрдә Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егеттән хәбәр килде. Аларга Зәйдән гуманитар ярдәм килеп җиткән һәм ул балалар хатларына, якташлар күчтәнәчләренә сөенүен белдереп, безнең белән элемтәгә чыкты.
-Безгә гуманитар ярдәм җибәргән якташларга бик зур рәхмәт. Аеруча балалар хатлары безнең өчен бик кадерле. Әлеге хатларны кулга алгач, нинди хис-тойгылар кичергәнне аңлатып бетереп булмый. Мин «Уймак кыз» бакчасы балалары язган хатларны алдым. Бу бакчага үземнең дә ике кызым йөрде. Балалар хатлары безне туган якта көтүләрен, җиңүгә рухландыруларын аңлата. Ә боларны безнең киләчәгебез — балалардан ишетү аеруча мөһим, — дип хәбәр бирде безгә «Камаз» позывноен йөрүче әлеге хәрби.
Зәй балалары даими төстә илебез иминлеге сагында торучы егетләребезгә хатлар язалар. Алар хатларында шундый батыр абыйлары белән горурлануларын, аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев