Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә өлкәннәр белән сәламәтлек һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

24 гыйнварда Зәйнең үзәк китапханәсендә «Өмет» клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары белән «Яхшы кәеф — тормыш дәвамы» дип аталган чара узды.

Очрашуда башлыча сәламәтлек турында сөйләштеләр, рецептлар белән уртаклаштылар, бу — өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң мөһиме.

«Ләкин сәламәтлегебез еш кына безнең кәефебезгә бәйле. Тормышта нинди генә хәл булса да, һәрвакыт оптимист булып калу бик мөһим. Моның өчен без уңай кичерешләр, илһам бирә торган китаплар укырга тәкъдим иттек», — ди китапханәче Галина Лаврентьева

2024 Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, шунлыктан чараның икенче өлешендә гаилә, гаилә кыйммәтләре турында сөйләшү булды. Чарада катнашучылар гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында белделәр, гаилә турындагы борынгы гыйбрәтле хикәя белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар.

Фотолар китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев