Зәй үзәк китапханәсе “Китапстан” марафонында катнашучы балаларны җыйды
Бу көннәрдә үзәк китапханәдә кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар арасында узган «Китапстан» марафонына йомгак ясалды.
Марафонны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырды. Бу марафонда катнашучы һәр бала карта-юл күрсәткече алды, аның буенча яшь укучылар, үзләренә ошаган китапны укып, карта биремнәрен үтәп, алга бардылар. Каникуллар узды, балаларның җәйге китап сәяхәте дә тәмамланды.

Зәй үзәк балалар китапханәсендә «Китапстан» марафонына йомгак ясауга багышланган чара үткәрелде. Аңа җәйге китап марафонында катнашкан балалар чакырулы иде һәм район этабында җиңүчеләр билгеләнде. Төрле яшь категорияләрендә 6нчы мәктәп укучысы Никита Шахмин, Кадер мәктәбе укучысы Валерия Антнова, Түбән Биш мәктәбе укучысы Диана Никитина җиңүче дип табылды.

“Марафонда катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары тапшырылды”, - ди китапханәче Ирина Вәлиева.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев