Зәй урамнарына Кыш бабай патрульгә чыкты
Намуслы машина йөртүчеләр Яңа ел бүләкләре алдылар Зәй шәһәренең Ленин урамына ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә Кыш Бабай патрульгә чыкты.
Кыш бабай белән ЮХИДИ хезмәткәрләре бергәләп машина йөртүчеләр җәяүлеләргә ничек юл бирүләрен күзәттеләр.
- Кайчагында машина йөртүчеләр ашыга, тизлекне киметми һәм җәяүлеләрне уздырмый. Тәүлекнең караңгы вакытында, җәяүле киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаса, машина йөртүчеләр аны юлда күрми калу ихтималы зур. Кышкы һава торышын исәпкә алсаң, болар барысы да фаҗигага китерергә мөмкин. Әлеге профилактик чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Кыш Бабай законга буйсынучан шоферларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм аларга яктылык кайтартучы элементлар бүләк иттеләр, - ди Зәй ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Гыйбадуллин.
Моннан тыш, ул 21 декабрьдән киң масштаблы “Кышкы каникуллар” профилактик акциясе башлана. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән рейдларда көчәйтелгән режимда эшләячәкләр.
2022 елның 26 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне юл аркылы үткәрү һәм балаларны автомобиль салоннарында йөртү кагыйдәләрен үтәүләренә аерым игътибар бирәчәкләр. Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру урыннарына керү юлларының торышын тикшерәчәкләр.
- Гомуми белем бирү учреждениеләрендә полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Җәяүлеләргә шуны истә тотарга кирәк: юлны кичү өчен иң куркынычсыз урын - җәяүлеләр кичүе, - ди Илдар Гыйбадуллин.
Ел башыннан алып Зәй районында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 9 бала яраланган. 11 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Кечкенә җәяүлеләрнең хокук бозулары турындагы мәгълүмат, уку урыны буенча, алар белән профилактик эш алып бару өчен хәбәр ителәчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев