Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучысы София халыкара фәнни-тикшеренү бәйгесендә призер булды

9 - 11 июньдә Чабаксарда мәктәп укучыларын, студентларны һәм дипломлы белгечләрне берләштергән «CULTURE, SCIENCE AND TECHNOLOGY-2025» халыкара фәнни – тикшеренү эшләре конкурсы узды.

Катнашучылар арасында Зәйнең  2нче мәктәбе укучысы София Москова да бар иде, ул «Экология» юнәлешендәге тикшеренүләрен тәкъдим итте. 

Остазы - география укытучысы Валентина Данилова җитәкчелегендә София эчә торган суның сыйфаты Зәй халкының теш сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын өйрәнде. Аның эше мөһим экологик аспектларны ачуга юнәлтелгән иде, нәтиҗәдә София V-VIII сыйныф укучылары арасында икенче урынны алуга иреште. Ул бу яшь төркемендә Татарстаннан бердәнбер призлы урын алучы булды. 

Яшь тикшерүче призер Дипломын алды, ә аның укытучысына конкурсантны һөнәри әзерләгәне өчен Рәхмәт белдерелде. 
Конкурс яшьләр арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыру максатында үткәрелә.

фотолар мәгариф идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев