Зәй укучыларын әниләргә багышланган бәйгедә катнашырга чакыралар
Яңалыклар

Зәй укучыларын әниләргә багышланган бәйгедә катнашырга чакыралар

Бөтендөнья татар конгрессы мәктәп укучылары арасында «Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесен игълан итте.

Конкурс I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныф укучылары арасында уздырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашучы, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның әсәрен сәнгатьле итеп сөйләп (шигырь яки проза әсәреннән өзек) видеога төшерергә һәм «Бөтендөнья татар конгрессы конкурслары» төркеменә урнаштырырга тиеш.

Язма башында исем-фамилияңне, яшеңне, кайдан икәнеңне күрсәтергә кирәк.

Зәй укучыларын да  әниләренә карата  иң җылы хисләре белән уртаклашырга һәм  бәйгедә катнашырга чакырабыз! 

Бәйге 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

  • фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Нет комментариев