Зәй укучылары Василий Шукшинны искә алды
25 сентябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары катнашында Василий Шукшинның 95 яшенә багышланган, язучы, актер, режиссер турында «Перечитываем Шукшина» дип исемләнгән укучылар конференциясе үтте.
Аның иҗаты бүгенге көн өчен дә актуаль. Конференцияне алып баручы китапханәче Лилия Хафизова укучыларга Василий Шукшинның мәктәп чоры, армия хезмәте, иҗади эшчәнлек башлангычы, һөнәри белем алуы, туганнары, якыннары турында сөйләде.
Шукшин 45 яшенә кадәр генә яшәсә дә, 400дән артык әсәр иҗат иткән, 6 фильмны үзенеке, тагын 30дан артыгын башка авторларныкы буларак кино итеп төшергән. Укучылар аның фильмнары турында үз фикерләрен белдерделәр, фотосурәтләр, кинолардан өзекләр карадылар.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев