Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары славян язуы тарихына күз салдылар

24 май – Славян язуы һәм мәдәнияты көне. Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә шәһәрнең 4нче мәктәбе VIII Б сыйныфы укучылары белән «Через книгу - к добру и свету!» дип исемләнгән китап сәгате үтте.

Анда китапханәче Зөлфия Гыйльманова укучыларны әлеге көн тарихы белән таныштырды, аның Россия мәдәнияте өчен мәгънәсенә басым ясады. Славян алфавитын төзүдә мөһим урын тоткан Кирилл һәм Мефодий турында сөйләде. 
Очрашу барышында балалар әлеге темага үткәрелгән викторинада катнаштылар, матур сөйләм телен үстерү мөһимлегенә төшенделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев