Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары – республика олимпиадасы призерлары

12-14 майда “Дуслык” республика олимпиада үзәге базасында татар телендә белем бирүче мәктәпләр укучылар арасында рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.

Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча унберенче сыйныф укучылары Карина Гыйльфанова (Кадер мәктәбе),  Азалия Сираҗиева, Ләйлә Чупашова (Р. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) унынчы сыйныф укучысы Алена Мәхмүтова  (Бигеш  мәктәбе), җиденче сыйныф укучысы Полина Сафронова (татар гимназиясе) призерлар булдылар. 

Укучыларны педагоглар Әлфия Галиуллина, Наталия  Ильина, Римма  Әхмәтвәлиева, Татьяна Салихова әзерләделәр.

фотолар мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев