Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары коткаручы һөнәре белән таныштылар

Һөнәр сайлау — кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. 3нче һәм 6нчы мәктәпләрнең киләчәктә үз юлларын сайлау алдында торучылар белән район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева очрашу уздырды.

Ул һөнәри юнәлеш бирү максатында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку йортларына укырга керү тәртибе, эшчәнлекләре турында сөйләде. Укучылар курсантларның яшәү шартлары, шулай ук укуны тәмамлагач, алга таба эшкә урнашу, аларга нинди өстенлекләр каралуы турында белделәр.

«Мондый очрашулар, фикер алышулар алга таба да дәвамлы булачак. Ә сайлау мөмкинлеге исә укучыларның үзләрендә кала. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Иң мөһиме — алар арасыннан үзеңнекен сайлап алып, аңа тугры калу», — ди Лилия Писарева.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев