Зәй укучылары интеллектуаль уенда логик фикерләвен күрсәттеләр
Яңалыклар

Зәй укучылары интеллектуаль уенда логик фикерләвен күрсәттеләр

11 октябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Мантыйк кайда?» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

Уенга 1нче мәктәпнең IX «Б» сыйныфы укучылары чакырылды.

«Уен вакытында укучылар эзлекле фикер йөртә һәм сурәтләр арасында логик бәйләнешләр таба белүләрен күрсәттеләр. Уен 5 раундтан торды: элек булган уртаклыкны тап, ребуслар, формула һәм супер блиц. Уенның төп темасы шәһәребез тарихы булды», — ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.

Укучылар ике командага бүленеп, Зәй районы турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

фото музейдан.


Нет комментариев