Зәй укучылары белән легендар 6нчы ротаны искә алдылар
1 мартта Зәйнең 6нчы мәктәбендә 76нчы гвардия Псков һава-десант дивизиясенең 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы ротасы сугышчы-десантчыларының батырлыгына багышланган чара узды.
26 ел элек — 2000 елның 29 февральдән 1 мартка каршы төнендә Чечняның Аргун тарлавыгында Псковның 104нче полк 6нчы десант ротасы һәлак була.
Аргун тарлавыгында көчләр тигез булмаган сугышта 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 700гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була.
Чарада VIII сыйныф укучылары белән очрашуга “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеевич килде.
«Укучыларга өч меңгә якын дошман бандасы белән тигезсез көрәш алып барган 90 Псков десанты турында сөйләдек. Чечен сугышында катнашкан Зәй егетләре Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелевны искә алдык. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр», — ди Сергей Хватков.
Фотолар Сергей Хватковтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев