Зәй укучылары әсәрләрне сәнгатьле укуда ярышты
Яңалыклар

Зәй укучылары әсәрләрне сәнгатьле укуда ярышты

12 мартта Зәйнең мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясендә «Тере классика» дип исемләнгән Бөтенроссия яшь укучылар бәйгесенең район этабы узды.

Әлеге бәйге V-XI сыйныф укучылары арасында рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укуны күздә тота. Конкурсның мәктәп этапларында җиңүчеләр үзләренә ошаган әсәрләрдән өзекләрне яттан укып чыктылар. Муниципаль этапта шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 22 укучы катнашты. Балалар үзләренең артистлык, сәнгать осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйге җиңүчеләре булып 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Марат Хафизов, IX сыйныф укучысы Динара Мозаффарова, 5нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Павел Жилкин танылдылар.


Нет комментариев