Зәй суды матбугат хезмәткәре — һөнәре буенча иң яхшы
Бу көннәрдә Казанда Татарстан Республикасы гомуми юрисдикция судлары хөкемдарларының 2024 елга эш йомгаклары буенча киңәшмәсе үтте.
Киңәшмә барышында «Һөнәре буенча иң яхшы-2024» конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Конкурс суд хезмәткәрләренең белемнәрен, осталыкларын камилләштерүгә омтылдыру, һөнәри абруйны күтәрү, нәтиҗәле эшкә стимуллаштыру, яхшы эшләүчеләрне хөрмәтләү максатында үткәрелә. Әлеге бәяләмәгә Зәй шәһәр суды хезмәткәре дә лаек булды. «Һөнәре буенча иң яхшы — 2024» бәйгесенең «Иң яхшы суд матбугаты сәркатибе» номинациясендә Евдокимова Светлана Анатольевна бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев