Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары республиканың иң эре объектларында эшләячәк

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры ачылды.

Штаб җитәкчеләре җәйге сезонга әзерлекләре турында хәбәр иттеләр һәм хезмәт объектларында эшләү өчен юлламалар алдылар.

Быел Зәй студентлары «КАМАЗ» Бөтенроссия җитештерү отряды, «Алабуга-ТОП» һәм «Алабуга-Сервис» төбәкара проектлары составында эшләячәк. Алар Татарстан Республикасының «Татавтодор» кебек эре объектларында, шулай ук Зәйнең ишегалды мәйданчыкларында «Минем ишегалдым лагере» проекты буенча хезмәт куячак. Моннан тыш, кайбер студентлар Камчатканың балык эшкәртү заводларына барачак.

Штаб командиры Аделия Борһанова җәйне «Алабуга-Сервис» һәм «Алабуга-ТОП» төбәкара студентлар сервис отряды мастеры сыйфатында үткәрәчәк.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев