Зәй студентлары машина йөртү осталыгында сыналды
Яңалыклар

Зәй студентлары машина йөртү осталыгында сыналды

Зәй полтитехник колледжында студентлар арасында узучы “Автосессия” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Анда колледж студентлары юл кагыйдәләрен белүдә, машина йөрт осталыгында сыналды. Бәйге нәтиҗәсе буенча Вадим Веселов – I, Рәмис Сафиуллин – II, Дмитрий Сафронов – III урыннарны алдылар. Ә 28 сентябрьдә Казанда узачак финал ярышларында алар Зәй данын яклаячак.  
 


Нет комментариев