Зәй студентлары «Котлау открыткасы» мастер-классында катнашты
Зәй политехник колледжында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында студентлар өчен үзенчәлекле өстәмә шөгыльләр уйлап табыла.
Бу көннәрдә уку йортының 45 еллыгына багышлап пешекче-кондитер белгечлеге буенча укучылар, педагог Ирина Иванова кул астында котлау открыткалары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Үзенчәлекле дәрес, алга таба яшьләргә бу шөгыльләрен төрле бәйрәмнәр уңаеннан кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
«Котлау открыткаларын төрле техник чаралар кулланып әзерләргә өйрәнү беренчедән, студентларда иҗади кул эшләренә тартылу тудырса, икенчедән, шул юнәлештә үзенә охшаган башка кул эшләрен башкаруны сынап карау, камилләшүгә омтылу тудыра. Студентларның открыткалар ясаганда күзләре янды, димәк, аларга иҗади эш ошый», — ди Ирина Викторовна.
Студентлар дәрес барышында үзләренең уникаль открыткаларын ясаганнар, аңа үз фантазияләрен өстәгәннәр. Мондый мастер-класслар «иҗади остаханә» түгәрәгенә йөрүче студентларның креативлыгын һәм сәнгати зәвыгын үстерү үрнәге булып тора.
фотолар уку йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев