Зәй студентлары Камчаткага эшкә киттеләр
Быел Зәй районы студентлар отрядлары штабы базасында «Төньяк яр» отряды төзелде. Отряд әгъзалары «Камчатка-2023» төбәкара студентлар хезмәт проектына сайлап алу туры үтте.
Бер айдан артык Зәйдән тугыз яшь кеше Камчатка краеның Соболевский районында балык эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Отряд командиры Глеб Кәлимуллин өчен бу инде ярымутрауга беренче сәфәр түгел.
— Мин биредә балык эшкәртү, гомумән, балык турында күп нәрсә белдем. Үземә яңа дуслар таптым. Камчатка краеның матур пейзажы сокландыра. Узган ел балык тоту өчен бик яхшы булмаса да, ай ярым эчендә мин студент өчен шактый зур сумма эшли алдым, — ди Глеб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев