Зәй районыннан Нәсимә Вәлиева басма матбугатны иң күп укучыларның берсе
Яңалыклар

Зәй районыннан Нәсимә Вәлиева басма матбугатны иң күп укучыларның берсе

Басма матбугатка 2024 елның беренче яртысы өчен язылу бара. Почта бүлекләре аша һәм “Зәй-информ” редакциясенә килеп “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарына да райондашларыбыз язылып калырга ашыга, чөнки моны декабрь азагына кадәр башкарып калырга өлгерергә кирәк. Түбән Лоҗы авылыннан Нәсимә апа Вәлиева исә басма матбугатны иң күп яздыручы райондашларыбызның берсе.

Ул һәр ярты ел саен 7-8 газета яздыра икән. 


- Нәсимә апа минем иң күп укучы адресатым. Мин аңа һәр почта тараткан саен кочак-кочак газеталар алып киләм. Йортында да тәртип, укырга да вакыт таба ул, - ди аның турында 23 ел хат ташучы булып эшләүче Гөлсинә Габиева.

Әйе күрше Түбән Кама районы Чапчак авылы кызы Нәсимә ханым 1966 елда Түбән Лоҗыга килен булып төшкән көненнән алып басма матбугат белән даими танышып баруны гадәт иткән.


- Укырга бик яратам, бигрәк тә район газетасы “Зәй офыклары”нда райондашлар, авылдашларым турындагы материалларны кабат-кабат кайтып укыйм. Хезмәт кешеләрен зурлап газета битләрендә язу күңелемә хуш килә. Үзем дә хезмәт чорымны сыер савуга багышладым, тормыш иптәшем, агроном  Раиф әле һаман да кырлардан кайтып керми. Хезмәт кешесенә хөрмәт булу бик яхшы, - ди Нәсимә апа.

Тиздән Нәсимә һәм Раиф Вәлиевларның бергә тормыш коруларына 58 ел була икән, без районыбызның олы хөрмәткә лаек бу гаиләсенә бары сәламәтлек телибез. Район басмасына тугры булуларына рәхмәтлебез.
 


Нет комментариев