Зәй районында эшсезләргә үз эшләрен ачуда ярдәм итәләр
Яңалыклар

Зәй районында эшсезләргә үз эшләрен ачуда ярдәм итәләр

Эшсез калган район халкы «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә үз эшен ача ала.

2024 ел башыннан Зәй районында әлеге илкүләм проект нигезендә һәм мәшгульлек үзәге белгечләре ярдәме белән кече эшмәкәрлек субъектлары саны эшсез гражданнар арасыннан биш яңа кече бизнес вәкиле белән тулыланды. Эш башлаучы эшмәкәрләр экспертлар советы утырышында үз проектларының бизнес-планнарын якладылар. Инициативасы хупланган һәркем проектны гамәлгә ашыруга 145100 сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме алды. 

Зәй шәһәрендә яшәүче Ләйсән Батькова үз эшен ачарга күптән хыяллануы, әмма моның өчен акча җитмәве турында сөйләде. Бер мәртәбә түләү ярдәмендә ул керфек үстерү һәм каш ясау буенча үз бизнесын ачты, җиһазлар, кирәкле материал сатып алды, бина арендалады. Шул рәвешле, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын үстерү яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме алырга һәм үз тормышларын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә.


Нет комментариев