Зәй районында бизнес махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштырырга булыша
Яңалыклар

Зәй районында бизнес махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштырырга булыша

Зәй районында «Мөмкинлекләрнең яңа офыклары» проекты беренче нәтиҗәләрне күрсәтте. 2026 елда махсус хәрби операция ветераннары арасыннан һәр икенче катнашучы эш тапты инде.

2026 елның февраленнән  Зәй районы буенча «Россиядә эш» кадрлар үзәге «Доминант-инфо» бизнесны үстерү үзәге белән берлектә эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен бердәм озата бару системасын төзеде. Проектта кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша, ә төп юнәлешләр «Кадрлар» илкүләм  проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, анда персонал сайлау, яңадан укыту һәм дәүләт ярдәме чараларын рәсмиләштерү карала. Проектка  актив рәвештә Зәй районы компанияләре кушыла, алар вакансияләр тәкъдим итеп кенә калмый, ә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә эш урыннарын җайлаштырырга да әзер, шул исәптән инвалид ветераннар өчен дә.

"Безнең бурыч - эш бирүче белән эш эзләүче арасындагы киртәләрне бетерү. Мондый формат шуны күрсәтә: килешеп эшләгәндә конкрет нәтиҗәләргә стартта ук ирешеп була”, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының «Россиядә эш» кадрлар үзәге Зәй районы буенча  башлыгы Екатерина Андреева.

Проектның гамәли коралы «Эшлекле иртә» бизнес-иртәнге ашлары булды. Проектны эшләтеп җибәргәннән бирле инде 5 очрашу узган, аларда 19 эшмәкәр катнашкан. Формаль булмаган диалог форматы бизнеска конкрет сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, биредә хисаплар түгел, ә реаль кейслар һәм тәҗрибә уртаклашу мөһим.

Мәсәлән,  «КИР» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итү. Компания проектның беренче партнерларының берсе булды һәм махсус хәрби операция ветераны Евгенийны эшкә алды. Кадрлар үзәге вакансияне урнаштырырга, кандидатны сайларга һәм гарантияле әңгәмә оештырырга булышты. Бүген ул вентиляция һәм кондиционер системалары монтажчысы булып эшли һәм параллель рәвештә «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында йөк төягеч техникасын йөртүчегә өйрәтү уза. Эш бирүче, үз чиратында, Социаль фондка  хәрби хәрәкәтләр ветеранын эшкә урнаштырган өчен субсидия алуга гариза биргән.

Татарстан Республикасының Зәй районы буенча «Россиядә эш» кадрлар үзәге проектта катнашучыларны вакансия сайлаудан алып ярдәм күрсәтүгә кадәр барлык этапларда озата бара. «Доминант-инфо» бизнесны үстерү үзәге эшмәкәрләргә «СВОГА ярдәм» программасының финанс инструментларын ачыкларга ярдәм итә.


Нет комментариев