Зәй районында авыл халкын урыннарга чыгып шәһәр прокуроры кабул итә
Яңалыклар

Зәй районында авыл халкын урыннарга чыгып шәһәр прокуроры кабул итә

Сәвәләй һәм Иске Маврин авылларында яшәүчеләр 25 июньдә прокурорга шәхсән мөрәҗәгать итә алачак.

25 июньдә Сәвәләй һәм Иске Маврин авылларында шәһәр прокуроры Сергей Урванцев гражданнарны кабул итәчәк.

Халык торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, социаль түләүләр, җир мөнәсәбәтләре һәм вазифаи затларның эше белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак. Барлык мөрәҗәгатьләр дә шәхсән каралачак, ә проблемаларны хәл итүне контрольгә алачаклар.

Кабул итү графигы:

Сәвәләйдә — 09: 00

Иске Мавринда — 10: 00

Үзең белән паспорт һәм, мөмкин булса, проблеманы кыскача тасвирлап язмача мөрәҗәгать алырга  кирәк.


Нет комментариев