Аларны медицина оешмаларына диспансеризация узарга «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге транспорты алып килә.
Районда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансерлаштыру үтә.

«Агымдагы елның беренче яртыеллыгында авылларда яшәүче 580 өлкән кеше диспансерлаштыру узды. Диспансеризация нәтиҗәләре буенча сигез кеше дәваханәгә өстәмә медицина тикшерүе үтү өчен салынды, 18 кешегә башка тар белгеч табибларда да медицина күзәтүе үтү билгеләнде. 74енә элек билгеләнгән дару терапиясе яңадан каралды», — дип хәбәр итәләр «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгеннән.
Диспансерлаштыру йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология, ашказаны, үпкә авыруларын башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Авыру табылган очракта өстәмә тикшеренүләр билгеләнә, даими күзәтү алып барыла.
Нет комментариев