Зәй районында «Ачык һавада кино» проекты халыкны сөендерүен дәвам итә
17 июньдә Якты Күл авылында “Ачык һавада кино” проекты кысаларында чираттагы фильм күрсәтелде.
Әлеге проект “Росмолодежь” Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык финанс ярдәме белән оештырыла.
Проектның максаты – авыл халкына бергә җыелып, саф һавада фильмнар карау мөмкинлеге тудыру. Яктыкүллеләр, бәйрәм һәм бердәмлек атмосферасы тудырып, авыл паркы янына җыелды.
“Авыл халкына күрсәтү өчен сайланган фильм патриотик характерда иде, төрле яшьтәге тамашачылар арасында Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләрен ныгытуга ярдәм итте. Бу чара авылдашлар белән аралашу, фильмны караудан алган тәэсирләр белән алмашу һәм җирлектә яшәүчеләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен дә яхшы мөмкинлек”, - ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.
Алга таба районның башка торак пунктларында да кино күрсәтеләчәк һәм җирле халык арасында бердәмлек хисләрен ныгытуны дәвам итәчәк.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев