«Мәктәп — урта һөнәри белем — югары уку йорты — предприятие» инженерлык чылбырын яңартырга вакыт.
19 июльдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә мәшгульлек үзәге белән эшләү буенча штабның чираттагы утырышы узды. Хезмәт базарындагы вазгыять белән мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева таныштырды. Бүгенге көндә районда барлыгы 48 эшсез кеше теркәлгән, ә вакансияләр саны — 746, эшсезлек дәрәҗәсе 0,16 процент тәшкил итә.
Шәһәрнең барлык предприятиеләрендә, бюджет оешмаларында һәм коммерция структураларында вакансияләр бар. Эш бирүчеләр үзләренә белгечләр һәм эшче куллар эзли. Штаб утырышында алты эш эзләүченең шәхси эшләре каралды. Аларга вакансияләр һәм туган районда эшкә урнашу тәкъдим ителде.
Район башлыгы барлык эш бирүчеләрне кадрларның кадерен белергә, хезмәт коллективларын сакларга һәм хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен якларга чакырды.
Эш бирүчеләргә бүген үк кадрлар эзләү һәм сайлап алу траекториясен булдырырга кирәк. Предприятиенең уңай имиджын, инде хәзер үк «мәктәп — урта һөнәри белем — югары уку йорты — предприятие» инженерлык чылбырын булдыру турында уйлану мөһим.
Нет комментариев