Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы Сәвәләй авылында яңа юл

Зәй районы Сәвәләй авылы халкы бу көннәрдә шатлыклы мизгелләр кичерә. Биредә махсус программа нигезендә юл салу эше төгәлләнү алдында тора.

“Озак еллар авыл халкы олы юлдан Сәвәләйгә керүче юлның начарлыгыннан интеккән иде. Менә ниһаять, аны төзекләндереп, яңарту эшенә керештеләр. Кешеләрнең соравына игътибарлы булганнары өчен район хакимиятенә һәм инде бу эше башкаруга алынган автомобиль юллары идарәсенә, аерым алганда җитәкчеләре Фидаил Хәернасовка чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - дип хәбәр иттеләр редакциябезгә авыл кешеләре. 


Сәвәләй авылына асфальт юл үткәрү “Куркынычсыз юллар” илкүләм проекты нигезендә    республика программасы буенча гамәлгә ашырыла. Биредә юлның озынлыгы   2 километрга якын.  Бу көннәрдә аны салуны төгәлләү планы тора, димәк, сәвәләйлеләр асфальт юлдан җилдерәчәк. 

- Әлеге юл инде күптән салынып, бик тузган иде. Биредә өлешчә юл ямау эшләре башкарылса да, заманча юлга ихтыяҗ зур булды. Аны булдыру өчен район хакимияте белән бергәләп күп көч куелды. Без автомобиль юллары идарәсенә бу эшкә алынулары өчен рәхмәтле. Сыйфатлы, заманча юл күңелне иркәли, - ди авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев