Зәй районы башлыгы халыкара форумда катнаша
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы халыкара форумда катнаша

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумында катнаша.

Форум 3 — 5 апрельдә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында уза. Чарада Россиянең 15 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 3 шәһәрдән һәм чит илләрдән вәкилләр катнаша. Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Форум кысаларында энергокомпанияләр һәм югары уку йортлары катнашында энергетика нәтиҗәлелеген тәэмин итү, җылылык-энергетика комплексын, түбән углерод энергетикасын, ягулыкның альтернатив төрләрен үстерү, энергетика комплексында цифрлаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак.
 

Фото муниципаль район сайтыннан.


Нет комментариев