Зәй районы баш архивы ничек яши?
Яңалыклар

Зәй районы баш архивы ничек яши?

Бүген, 10 мартта Россиядә архивлар көне билгеләп үтелә.

Архивлар тарихи хәтернең кыйммәтле хәзинәсе, анда кешеләрнең һәм буыннарның язмышлары кадерләп саклана. Зәйдәге архив бүлеге тарихы 1973 елдна башлана. Ул вакытта архив ихтыяҗлары өчен нибары 18 квадрат метрлы бүлмә  бүлеп бирелгән, ә беренче фонд 12 саклау берәмлеген тәшкил иткән.

Беренче архив бүлеге мөдире Мария  Кузнецова була. Аннан эстафетаны Валентина  Колбешина, Нәкыя  Санникова, Рузалия  Ситдыйкова, Лидия Антонова кабул итәләр.

Ә 2017 елда республика программасы кысаларында архив өчен яңа бинаны капиталь ремонтлау өчен бюджеттан 7 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ул вакыттагы бүлек башлыгы  Флорида Әхмәтвәлиева  җитәкчелегендә зур күләмле эшләр башкарылды. Яңа бинага 40 тоннадан артык документ һәм җиһаз китерелгән.

Ә хәзерге вакытта район архив бүлеге белән Елена Владимировна Куликова җитәкчелек итә. Алар бүлек белгече Алия Хохлушина белән бергәләп  84 мең берәмлектән артык архив документларының сакланышы өчен җаваплылар. Ябылган предприятиеләрдән килгән  52 882 документ аерым урын алып тора. Бу документлар гражданнарга пенсияләрне рәсмиләштергәндә һәм хезмәт стажын раслаганда аеруча кирәк.

- Архивта эшләү гаять зур игътибар, җыйнаклык, сабырлык һәм һәр килүчегә якын килә белүне таләп итә. Әмма безнең һөнәрдә иң мөһиме - үз эшеңә ихлас мәхәббәт һәм ышанып тапшырылган тарихның сакланышы өчен югары җаваплылык тоту тора, - дип билгеләп үтә бүлек җитәкчесе Елена Куликова.

Хезмәткәрләр көн саен гражданнарның социаль-хокукый һәм аерым сораулары буенча эшлиләр.  Кешеләр бирегә күп еллар элек барлыкка килгән стажны, милек хокукларын раслау өчен мөрәҗәгать итәләр.

“Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, эвакуацияләнгән балалар тәрбиячеләренең документлары аеруча кыйммәтле. Архивта шулай ук махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле коллекцияне формалаштыра башладык. Бездә  шәһәрнең үсеш этапларын һәм анда яшәүчеләрнең йөзләрен чагылдырган үткән гасырның күпсанлы аклы-каралы фотографияләре саклана. Технологияләрнең көчле үсеше чорында архивларның әһәмияте кимеми, ә арта. Аларда хәтер — тарих һәм язмыш, шәхес һәм вакыйгалар яшәвен дәвам итә. Һәм бу хәтер безгә хәзергене яхшырак аңларга һәм үткәннәргә күз салырга ярдәм итә, - дип ассызыклый Елена Куликова.

фотолар архив бүлегеннән 


Нет комментариев