Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы авылында өлкәннәрне Раштуа белән котладылар

Зәй районы Якты Күл мәдәният хезмәткәрләре күрше Үтәшкин авылында өлкәннәрне Раштуа бәйрәме белән котладылар.

 «Раштуа очрашулары» чарасы кысаларында мәдәният хезмәткәрләре Үтәшкин авылында яшәүче өлкәннәргә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

7 гыйнварда Раштуа бәйрәмендә Якты Күл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  җирлек башлыгы Зиннур Мөхтәров белән берлектә «Раштуа очрашулары» исемле адреслы котлаулар үткәрделәр. Алар күрше Үтәшкин авылына барып, анда яшәүче пенсионерларны һәм авыл халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котладылар. 
"Шулай ук Үтәшкин авылы урамнары буйлап үтеп, урамда очраучыларга тәм-том һәм яхшы кәеф бүләк иттек", - ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев