Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй район үзәк дәваханәсендә “Сәламәтлек мәктәбе” эшли

“Сәламәтлек мәктәбе”ндә дәресләр төрле авыруларга, бигрәк тә хроник чирләрдән интегүчеләргә үз-үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, авыруның кинәт көчәеп китүенә юл куймау өчен профилактик чаралар үткәрү кирәклеген искәртү максатында оештырыла.

Бу атнада дәрес гипертония белән авыручылар (йөрәк-кан тамыры эшчәнлеге бозылу) өчен үткәрелде. Аны баш табиб, табиб-кардиолог Айдар Фатыйхов алып барды.

Артериаль кан басымының 140/90 мм билгесеннән артык күтәрелүен артериаль гипертония дип атыйлар. Табиб сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең кан басымы күтәрелә. Әмма кайберәүләр мондый диагнозны эшкә яраклы яшьтә дә алырга мөмкин: кандагы холестеринның артуы, артык тән массасы, рациональ булмаган һәм баланссыз туклану, алкоголь куллану, тәмәке тарту, физик активлыкның түбән булуы, ризык белән тоз куллануның артуы, стресс төп куркыныч факторлары булып тора.

- Гипертония - йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруы. Аның төп симптомы - артериаль басымның терекөмеш баганасыннан 140/90 мм дан югарырак булуы. Әлеге авыру яшьләрне дә, өлкәннәрне дә читләп үтми. Гипертония йөрәккә, баш миенә, бөерләргә зыян китерә. Шуның өчен кан басымы күтәрелгәндә үз белдегең белән дәваланырга һич кенә дә ярамый, табиб янына килергә һәм аның күрсәтмәләре буенча даими дәвалану узарга кирәк, - ди Айдар Фатыйхов.

Ул гипертония диагнозлы кешеләргә иртән һәм кич кан басымын үлчәп тору, көн дә саф һавада җәяүләп йөрү, диета буенча гына туклану мөһимлеген искәртте, кан басымын ничек дөрес итеп үлчәргә кирәклеген экранда күрсәтте.

Дәресне тыңларга килгән өлкән кешеләр баш табибка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

- Миңа үзәк дәваханәдә табибка сораулар биреп була торган халык белән очрашулар форматы ошый, шуңа күрә мин мондый чараларны калдырмыйм. Организмда барысы да үзара бәйләнгән, шуңа күрә “Сәламәтлек мәктәбе”ндә мин үзем өчен кирәкле мәгълүматны алам, - диде дәрестә катнашкан Әнисә Шәфиева.

Профилактика кабинетының шәфкать туташы Регина Галимова барлык катнашучыларга гипертония авыруларын профилактикалау турында мәгълүмат белән буклетлар таратты.

Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев