Зәй район газеталарын пенсионерлар 35нче бистәдәге чиркәү лавкасыннан ала алачак
Өлкән яшьтәге укучыларга уңайлы булсын өчен шәһәрдә яңа газета бирү пункты ачылды.
Өлкән буын әбунәчеләребез үтенече буенча хәзер шәһәрдә «Зәй офыклары» һәм “Новый Зай” газеталарын редакция аша яздырганда 35нче бистәдәге Изге Макарий храмы лавкасында алырга була. Монда газеталарны безнең машина җомга көннәрендә иртән китерәчәк.
Газетаны Җиңү проспекты, 12А адресы буенча редакциядә яздырырга һәм безгә аларны кайсы тапшыру пунктында алуыгызны хәбәр итәргә кирәк. Редакциягә язылу бәясе элеккечә ярты елга 600 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев