Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй полициясе хисап тотты

23 гыйнварда район эчке эшләр бүлегендә узган елгы оператив эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә булды.

Киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Илгиз Хәмитов, шәхси состав һәм районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

2023 елда башкарылган эш нәтиҗәсе турында район эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин чыгыш ясады. Барлык шәхси состав тырышлыгы белән шәһәр-районда оператив хәлнең торышын тиешле контрольдә тоту тәэмин ителгән.

— Коллектив хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен җинаятьчел һөҗүмнәрдән яклау буенча зур эш башкара. 2023 елда шәһәр-районда 552 җинаять теркәлде. Хокук саклау органнары тарафыннан 249 җинаять буенча җинаять эшләре тикшерелде. Полициянең оператив бүлекчәләре катнашында — 96, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция бүлекчәләре тарафыннан 134 җинаять ачылды, — диде ул чыгышында.
Узган ел мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән гражданнардан 350дән артык гариза килгән. 44 җинаять ачылган.
Утырышта шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаятьләрне ачыклау һәм ачу, экономик юнәлешле, дистанцион ысул белән кылынган мошенниклык гамәлләрен тикшерүдә эш нәтиҗәләре буенча хисаплар тыңланды.

Район башлыгы Разиф Кәримов коллективны 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәне һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен полиция подполковнигы, бүлек башлыгы урынбасары-балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы Рәмис Минһаҗев, полиция старшинасы, гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторының эчке сак посты полиция хезмәткәре Азат Әхмәтшин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Штаб башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Ринат Кәбировка беренче дәрәҗә «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев