6 мартта Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында «Надежда» клубына йөрүче өлкән буын кешеләре арасында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган спорт эстафетасы узды.
Анда өлкәннәр өч командага бүленеп ярышты. Күңелле чарада һәр катнашучы матур хисләр белән баеды, алар барысы да җиңүчеләр булды. Эстафетаны «Барс» спорт мәктәбе тренеры Гөлназ Абдуллина уздырды.
Нет комментариев