Зәй музыка мәктәбендә «Импровиз-Рояль» фортепиано концерты була
Яңалыклар

Зәй музыка мәктәбендә «Импровиз-Рояль» фортепиано концерты була

31 мартта Зәй балалар музыка мәктәбендә уникаль музыкантлар коллективы – «Импровиз-Рояль» (Казан шәһәре) фортепиано театрының концерты була.

Театрның сәнгать җитәкчесе – Россиянең югары мәктәп атказанган хезмәткәре, Татарстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры — Александр Маклыгин. Ансамбльнең катнашучылары  –   Казан музыка мәктәбе укытучылары.

Тамашачыларны халык, джаз, классик темаларга төрле чыгышлар көтә.
«Импровиз рояль» фортепиано ансамбле Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә – Германия, Франция,  Израиль, Сириядә дә танылган. 

Концерт яшь буынга гына түгел, ә өлкәннәргә дә кызыклы булачак. 

Концерт 17.30 сәгатьтә башлана. (0+)

Фото редакция архивыннан
 


Нет комментариев