Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Россия көненә багышланган матур бәйрәм булды.
1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Без бергә зур көч - бергә без Россия иле” дигән чара үткәрелде.
Бәйрәм программасы кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай булды. Балалар Россия тарихына, аның символларына һәм традицияләренә багышланган викторинада катнаштылар, белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәтеп, сорауларга энтузиазм белән җавап бирделәр.
Интеллектуаль разминкадан соң музейның яшь кунаклары Россия көненә багышланган гомуми плакат ясауда катнаштылар. Кулларына буяулар, карандашлар һәм фломастерлар алып, туган ил, аның матурлыгы һәм бөеклеге турында күзаллауларын кәгазьдә гәүдәләндерделәр.
“Әлеге чара балаларда патриотлык хисе, илебез тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт формалаштыру максатын да үз эченә алды. Ул балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр калдырды, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Дарья Гергюн.
фотолар музейдан.
Нет комментариев