Зәй музеенда ретро-очрашу узды
28 июньдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда ретро-очрашулар уздырылды.
Бу чараның төп максаты Советлар Союзының кабатланмас атмосферасын, күпләрнең йөрәкләрендә онытылмас эз калдырган чорны торгызу булды. Музей фонды хәзинәләреннән җыелган күргәзмә дөньяга әле күптән түгел генә көндәлек тормышның бер өлеше булган гаҗәеп экспонатлар күрсәтте. Уенчыклар, открыткалар, диаскоп, «Красная Москва» духие һәм башка артефактлар хәтердә мәктәп еллары, беренче мәхәббәт һәм өметләр вакыты турында сагыну хатирәләрен уятты.
- Күпләр өчен Зәйдә талантлы шагыйрьләр, сүз тылсымына ия, дөньяга рифма матурлыгын бүләк итәргә сәләтле кешеләр яшәве чын ачыш булды: Иванова Маргарита Алексеевна, Китов Виктор Артемович. Аларның ватанга мәхәббәт, игелек, гаилә кыйммәтләре белән сугарылган якты шигырьләре һәр катнашучының күңеленең иң яшерен почмакларына кагылды, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
1975 елның 10 «Б» сыйныфын тәмамлаучылар бу кичәгә хөрмәтле кунаклар буларак чакырылган иде. Ә 1нче мәктәпне тәмамлаган Миләүшә Мөхәммәтова талантлы шагыйрьләребезгә чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев