Зәй музеенда мәчет каршындагы курсларда тәрбияләнүче кызлар булдылар
Яңалыклар

Зәй музеенда мәчет каршындагы курсларда тәрбияләнүче кызлар булдылар

1 июльдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Т. Ялчыгол исемендәге үзәк мәчет каршындагы җәйге курсларга йөрүче кызлар булды.

Кызлар Иске Зәйнең иң якты архитектура һәйкәлләренең берсе – сәүдәгәр Иван Бекетов йорты белән таныштылар. Бу вакытлар аша чын сәяхәт иде.

Курсларда тәрбияләнүчеләр халыкның декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар – Идел буе һәм Кама буе талантлы осталары иҗат иткән балчык савыт-сабаларга сокландылар.

Идел буе халыклары курчаклары коллекциясе аеруча зур соклану уятты – аны 2021 елда музейга Роза Маликова бүләк иткән иде. Һәр курчак – гореф-гадәтләр һәм мәдәният турында кечкенә тарих.

Музей экспонатлары – үткән белән хәзерге арасында күпер кебек. Мондагы һәр әйбер – гади экспонат кына түгел, ә вакыт шаһиты, ул тыныч кына: "Тарих якында, бары тик игътибар белән карарга гына кирәк", – дип әйтә.

Фотолар музейдан.


Нет комментариев