Зәй мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтәчәк
Зәйнең үзәк мәчетендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә узачак.
01.20 — иртәнге намаз;
05.00 — Коръән тыңлау;
05.45 — бәйрәм вәгазе;
06.15 — вәгазь (рус телендә);
06.40 — район башлыгы котлавы;
07.00 — Корбан гаете намазы;
07.30 — Корбан чала башлау.
Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла. Кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә алалар. Корбан чалу өч көннең берсендә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев