Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй методисты мактаулы күкрәк билгесенә лаек булды

7 июльдә Биектау районында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда тугызынчы һәм унберенче сыйныфларның дәүләт имтиханнарын тапшыруларына нәтиҗә ясалды. Шулай ук министр Илсур Хадиуллин аеруча нәтиҗәле эшләүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында Зәй районы мәгриф идарәсе методисты Венера Әюпова да бар.

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан

Венера Әюпова озак еллар дәвамында район мәгариф идарәсендә фән олимпиадаларының оештырылышы, дәүләт имтиханнарын үткәрүгә җаваплы хезмәткәр. Моның өстенә ул яшь педагоглар белән эшне дә оештыра. Министр кулыннан Венера Әюпова шул уңайдан «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев