Яңалыклар

Зәй математиклары уку-тренировка җыеннарында катнашты

5-9 октябрьдә Зәйнең Кече фәннәр академиясенең “Логика” түгәрәгендә тәрбияләнүче яшь математиклар Байлар Сабасында уку-тренировка җыеннарында катнаштылар

Республиканың өметле укучыларын берләштергән әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үтте. Әлеге проект яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтүнең тулы системасын булдыруга юнәлтелгән.

Баш мие «башкача» эшләгән шартлар

Биш көнлек интенсив уку-тренировка барышында балалар фәннәр патшабикәсе — математиканы тикшеренүләр, уеннар, 3D проектлаштыру аша үзләштерделәр.  Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә алар стандарт булмаган мәсьәләләр дөньясына чумдылар.

Педагог Лилия Шәяхмәтова читкә чыгып уку-тренировка җыеннары форматы бала үсешенә зур үсеш ясавын билгеләп үтә. «Монда интенсив эш шартларында баш мие башкача эшли. Балалар төрлечә фикер йөртергә, хаталардан курыкмаска һәм командада эшләргә өйрәнәләр», — ди ул.

Алда — муниципаль һәм төбәк этаплар

Кече фәннәр академиясе укучылары уку-тренировкадан олимпиада мәсьәләләрен яңача чишү алгоритмнары һәм үз көчләренә ышаныч белән коралланып кайттылар. Алда аларны Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этаплары көтә, анда  яшь математикларыбыз үзләрен күрсәтергә, район позицияләрен ныгытырга ниятлиләр.

  • фото мәгариф идарәсеннән

Нет комментариев