Зәй мәктәпләрендә ветеран укытучыларны хөрмәтлиләр
Яңалыклар

Зәй мәктәпләрендә ветеран укытучыларны хөрмәтлиләр

Укытучыларның һөнәри бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә Зәй шәһәре, районы мәктәпләрендә «Сердцем любимые...» дип исемләнгән концерт программалары үтә.

Аларда белем йортларына ветеран укытучылар чакырылып хөрмәтләнә, педагоглар, укучылар катнашында әзерләнгән чыгышлар күрсәтелә.

Мәсәлән, шәһәрнең 4нче мәктәбендә бүген шундый җылы эчтәлекле чара үтте. Анда ветеран укытучылар үзләренең хезмәт юллары турындагы хатирәләрне искә төшерделәр, мәктәп яңалыклары белән таныштылар. Ә мәктәпкә килә алмаганнарның өйләренә укытучылар, укучылар үзләре барып тәбрикләделәр.


Нет комментариев