Зәй мәктәпләрендә – аттестатлар тапшыру тантаналары
Яңалыклар

Зәй мәктәпләрендә – аттестатлар тапшыру тантаналары

Бүген иртәдән Зәй районы мәктәпләрендә күңелле ыгы-зыгы.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өлгергәнлек аттестатлары ала. Барлыгы 127 унберенчене тәмамлаучы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Әлегә берничә фәннән нәтиҗәләр билгеле булмаса да аттестатлар инде әзер. 

Район җитәкчеләре төрле мәктәпләргә барып унберенчеләрнең мөһим документларын тапшыру тантаналарында катнаштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов быел аттестатлар тапшыру чарасына 6нчы мәктәпкә килде. Чөнки биредә беренчедән 45нче юбилей чыгарылышы, икенчедән фән олимпиадасының төбәк этабы призерлары иң күп процентны тәшкил итә һәм иң күп алтын һәм көмеш медаль ияләре бу мәктәптә. Болар өстенә 6нчы мәктәпне тәмамлаучылар арасында  бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыючы Азалия Галимова бар.  

6нчы мәктәптә унберенчене быел 25 укучы тәмамлый, шуларның 5се – алтын, 8е- көмеш медальгә ия булыр дип фаразлана.

-  Ихлас күңелдән сезне тормышыгыздагы мөһим вакыйга - мәктәпне тәмамлавыгыз белән тәбрик итәм.  11 ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле белем бирде, тырышырга, кылган гамәлләрегез өчен җавап бирергә, үз алдыгызга максат куярга һәм аңа омтылырга өйрәтте, булачак һөнәрегезне сайларга ярдәм итте. Кайда гына, кем булып кына эшләсәгез дә, беркайчан да туган районыгызны, сезгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны онытмагыз!, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы яшьләргә. 

Тәбрикләү сүзләрен мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова, мәктәп директоры Ләйсән Камалиева да җиткерделәр.


Нет комментариев